+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 июнь 2022, 05:50

Башкортстан Республикасы Кыйгы дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Кыйгы үзәк район дәваханәсенә «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Севкаврентген» заманча рентген диагностик аппараты кайтарылды.  

Яңа җиһазда рентген сурәтен алу һәм эшкәртү тикшеренүләрнең диагностик кыйммәтен һәм икътисади максатчанлыгын күпкә арттыра.

Кыйгы дәваханәсендә бу аппаратта табиб-рентгенолог һәм ике рентгенолаборант эшли.

 – «Севкаврентген» 2009 елгы искергән җиһазларны алыштырды. Ул төрле катлаулылыктагы чирләргә тулы рентгенография тикшеренү үткәрүне тәэмин итә. Бу безгә диагностиканың сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, – дип сөйли  дәваханәнең баш табибы Ирина Әминова.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://health.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: