+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 июнь 2022, 08:10

БР Фёдоровка үзәк район дәваханәсенә заманча маммограф кайтты

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында Фёдоровка үзәк район дәваханәсенә «МАММОСКАН» дип аталган заманча рентгенографик маммограф кайтты. Аның бәясе – 12 миллион сумнан артык.  

Маммография стационар рентген системасы, сурәтне зурайту һәм югары төгәллектәге скрининг тикшерү ярдәмендә, сөт бизләрен диагностикалауның яңа мөмкинлекләрен ача.

 –  Санлы маммография системасы дәваханә табибларының хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрә. Фёдоровка дәваханәсендә әлеге медицина җиһазлары моңа кадәр булмаганлыктан, пациентлар Кумертау шәһәренә барырга мәҗбүр булды. Бу, әлбәттә, уңайсыз, дөрес диагноз куюны һәм дәвалый башлауны кичектерә иде, – дип сөйли Фёдоровка дәваханәсенең баш табибы Олег Белоусов.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://health.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: