-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 сентябрь 2022, 09:26

Уфа дәваханәсе яңа медицина җиһазлары алды

Башкортстан Республикасы Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсенә яңа компьютер томографы кайтарылды.

Уфа дәваханәсе яңа медицина җиһазлары алды
Уфа дәваханәсе яңа медицина җиһазлары алды

Башкортстан Республикасы Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсенә яңа компьютер томографы кайтарылды. Бу "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Йөрәк-кан тамырлары чирләренә каршы көрәш" программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Яңа җиһазларны урнаштыру кан тамырлары  үзәген проектлаганда планлаштырылган иде.

21нче шәһәр клиник дәваханәсе табиблары билгеләп үтүенчә, яңа томограф – чын мәгънәсендә универсаль инструмент, ул дәваханәгә тикшеренүләрнең киң спектрын башкарырга ярдәм итәчәк.

 

Яңалык чыганагы: https://health.bashkortostan.ru/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/318885

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: