-3 °С
Болытлы
21нче шәһәр клиник дәваханәсенә яңа кыйммәтле медицина җиһазлары кайтарылды. Бу "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Йөрәк-кан тамырлары чирләренә каршы көрәш" программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
SOMATOM go заманча компьютер томографы барлык яңа программалар белән җиһазландырылган һәм йөрәк-кан, шулай ук нейро-кан тамырлары системасы авыруларын тәүлек әйләнәсенә диагностикалау мөмкинлеге бирә. Тикшеренүләрнең уртача дәвамлыгы - 5-10 мин, куәте - тәүлегенә 130 кешегә кадәр.
Яңалык чыганагы: https://health.bashkortostan.ru/
Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/330319