

Районыбызның сәламәтлек саклау системасында озак еллар фидакарь хезмәт куйган медицина хезмәткәрләребез шактый.
Алар арасында үзәк район хастаханәсенең көндезге стационар бүлеге шәфкать туташы Фәрзия Хәлиулла кызы Галиева да бар.
Фәрзия Хәлиулла кызы Акбулат авылында Нигъмәтуллиннарның күпбалалы гаиләсендә туып-үсә. Әти-әнисе гомер буе хезмәттә була. Әтисе Хәлиулла Сәмигулла улы ХХIII партсъезд исемендәге колхозда шофер, әнисе Мәрзия Тимергали кызы сыер савучы булып хезмәт итә.
Фәрзия Фёдоровка урта мәктәбенең унынчы сыйныфын тәмамлагач, Салават медицина училищесына укырга керә һәм аны 1981 елда «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча тәмамлый.
Аннары аны юллама буенча Салават шәһәр хастаханәсенең кардиология бүлегенә эшкә җибәрәләр, анда ул берничә ел хезмәт куя. Туган якларына исә гаилә шартлары буенча әйләнеп кайта — Акбулат авылы егете Газинур Фәрит улы Галиев белән гаилә коралар. Яшьләр Гончаровкада төпләнә, ире анда шофер булып эшли. Шәһәрнең җитди хастаханәсендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән Фәрзия Хәлиулла кызын район хастаханәсенә шунда ук эшкә кабул итәләр.
Кайда гына хезмәт итәргә туры килсә дә, Фәрзия Халиулла кызы үз эшен яхшы белгән белгеч итеп таныта. Озак еллар терапия бүлегендә чирлеләрне дәвалый. Пандемия чорында исә хезмәттәшләре белән бергә ковид госпиталендәге бик авыр һәм киеренке вакытны сыныйлар. Бүген Фәрзия Хәлиулла кызы үзенең терапия бүлегендә бергә эшләгән, хәзер инде лаеклы ялдагы өлкән хезмәттәшләре Люция Абдуллина белән Гөлйөзем Ишманованы һәм башкаларны җылылык белән искә ала. Шлай ук хәзер бергә эшләүче хезмәттәшләре табиб Урал Әнвәр улы Ишмөхәммәтовка, Светлана Петровага, яшь белгеч Динара Сәйфуллинага да үзенең рәхмәтләрен җиткерә.
Һәм менә 2015 елның февраленнән Фәрзия Галиева хастаханәнең көндезге стационарында пациентларны дәвалый. Димәк, аның табиб билгеләве буенча ясаган уколлары һәм куйган системалары кешеләргә терелергә, авыртуларын басарга һәм гомуми хәлләрен җиңеләйтергә ярдәм иткән һәм бүген дә ярдәм итә. Сөекле ире белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызы Эльвира һәм улы Булат хокук саклау органнары хезмәткәре һөнәрен сайлаган. Икесе дә югары юридик уку йортын тәмамлап, полициядә эшлиләр, шәһәрләрдә яшиләр, үз гаиләләрен корганнар. Ә дүрт оныклары җәй айларын бабалары белән әбиләренең бакчалы, үз куллары белән үстерелгән төрле яшелчә-җимешле сыйлы йортында зур шатлык белән үткәрәләр.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Автор фотосы.