

Массаж төрләренең бик күп икәнен беләбез. Әмма аның асылы үзгәрешсез кала — бу тәнне йомшартып, ныгытып кына калмый, җанга да сихәт бирә. Белгечләр шулай дип раслый.
Ирина Вәлитова туган Юрматы урта мәктәбеннән соң Салават медицина училищесына укырга керә һәм аны 1987 елда «Гомуми профильле медицина шәфкать туташы» белгечлеге буенча тәмамлый. Аннары берничә ел Мәләвез үзәк шәһәр хастаханәсенең балалар бүлегендә эшли. Бу бүлекнең үзенчәлеге шундый — шәфкать туташына уку елларында алган барлык белемнәрен һәм күнекмәләрен кулланырга туры килә.
Шулай итеп, Ирина сабыйларны салкын тию чирләреннән дәвалаганда өстәмә рәвештә массаж да ясаса, моның нәни пациентларга бик ошавын һәм аларның терелүен дә тизләтүен күреп ала. Алар тынычлана торган була, ә бу һәр авыруның хәлен күзгә күренеп җиңеләйтә.
Уку елларында ул параллель рәвештә бу белгечлекне дә алган була. Аннары кияүгә чыга, кызлары тугач, декрет ялларында була. Гаилә хәлләре аркасында алар Мәләвез районының Сәет базасына күченәләр, һәм аңа мәктәптә дә эшләргә туры килә. Соңрак гаилә Федоровкага күченә, һәм Ирина Байегетова район хастаханәсенә эшкә урнаша, хәзер дә анда штаттагы массаж ясаучы булып хезмәт куя.
Әмма ул монда әлеге эшчәнлек төренә тиз генә тотынмый. Ул вакытта дәваханәдә вакантлы урыннар булмый диярлек, медицина уку йортларын тәмамлаган күп кенә яшьләр туган районнарына эшкә кайта, читтән килүчеләр дә була, әлбәттә. Кыскасы, кадрлар кытлыгы бөтенләй сизелми.
Төрле табиб кабинетларында авыруларны кабул итүдә эшләп, Ирина Мәҗит кызы һәр пациентның диагнозына карап, аны төрле ысуллар белән дәвалау үзенчәлекләре буенча зур тәҗрибә туплый. Башка тулы ысуллар белән беррәттән комплекслы массаж билгеләү очраклары да аз булмый.
Шулай итеп, училищеда алган белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәли һәм теоретик медицина күрсәткечләре белән ныгыта. Аны әлеге вазыйфага билгеләгәч, ул авыруларга массаж ясауга эшнең үзенчәлеген яхшы аңлап, грамоталы керешә.
Менә инде 30 ел ул район хастаханәсендә шулай хезмәт куя. Аның көчле һәм шул ук вакытта йомшак, назлы куллары пациентларының авыртуларын җиңеләйтә, савыгырга ярдәм итә.
Массаж ясап караган һәркем моның никадәр кыен эш икәнен, күпме көч һәм энергия таләп иткәнен белә.
Ирина Мәҗит кызы мондый йөкләнешләрдән соң үзенең сәламәтлеген, кулларының җитезлеген һәм сыгылмалылыгын саклау өчен махсус гимнастика белән шөгыльләнә. Гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Гәүдәне гомуми ныгытучы физкультура төрләренә күп вакыт бүлә. Физкультура-сәламәтләндерү комплексына, бассейнга йөри. Төрле медиклар белән бергә моны барысына да киңәш итә. Күптән түгел ул Новоселкада узган көзге фестивальдә катнашып, «скандинавия йөреше» буенча өченче урынны яулый.
«Спорт, хәрәкәт — ул тормыш!» — ди ул, эшне яхшы белгән медик, актив яшәү рәвеше алып баручы гади кеше буларак та. Ул моның физик сәламәтлек өчен дә, авыр тормыш ситуацияләрендә, югалтулар кичергәндә рухи халәт өчен дә һәрьяктан шифалы көчен үз тәҗрибәсендә сынаган.
Моңа каршы килеп булмый, шулай бит?!
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Автор фотосы.