+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
13 октябрь 2017, 13:41

Иң-иңнәр җиңде

Үткән җомга көнне физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган район хатын-кызларының спорт фестивалендә катнашучылар үз көчләрен сынады.

Стартта – ветстанция хезмәткәрләре Е. Антипова һәм Г. Насыйрова.
Стартта – ветстанция хезмәткәрләре Е. Антипова һәм Г. Насыйрова.
Үткән җомга көнне физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган район хатын-кызларының спорт фестивалендә катнашучылар үз көчләрен сынады.

Ярышларда оешма, учреждение һәм авыл биләмәләреннән 10 команда катнашты. Узган ел белән чагыштырганда, быел ярышырга теләүчеләр саны азрак булуын билгеләп үтәргә кирәк. Авыл биләмәләреннән дә фестивальдә 4 кенә команда катнашты.

Шулай да, залда көндәшлек рухы көчле булды. Кайбер катнашучылар нәтиҗәләрен бәхәсле дип игълан итәргә дә әзер иде. Ярыш ахырына таба тагы да кызды. Ә уңыш иң җитезләргә һәм даими спрт белән шөгыльләнүчеләргә елмайды. Үз яшь категорияләрендә “Спорт фестивале миссы” исеменә Д. Аскарова (район үзәк дәваханәсе), З. Халитова (Югары Явыш авыл советы), М. Гафарова (Дедово авыл советы, 18-24 яшь); А. Вахитова (редакция), А. Батманова (МР хакимияте), А. Кашаева (МР хакимияте, 25-34 яшь); Г. Насыйрова (ветстанция), Н. Пилюкова (МР хакимияте), Ә. Рәхимова (Дедово авыл советы, 35-44 яшь); Л. Шәрипова (МР хакимияте), М. Кантимерова (Динес авылы), С. Нецветаева (район үзәк дәваханәсе, 45 яшьтән өлкән) лаек булды. Лена Рәфкать кызы кайбер ярышларда яшь катнашучыларны да уздырды, хәтта. Команда зачетында МР хакимияте командасы беренчелекне яулады. “Көмеш” кә район үзәк дәваханәсе лаек булды. III урынны гончаровкалылар яулады. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар - Мактау грамоталары, ә мисслар медаль һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.


Лилия ХӘМИДУЛЛИНА.

Фәнис АКЧУРИН

фотосы.


P.S. Без коллегабыз Алия Вахитова уңышына чиксез шатбыз.
Читайте нас: