+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
3 ноябрь 2017, 12:45

“Хезмәткә һәм оборонага әзер”

ГТО комплексының яңадан тергезелүе турындагы хәбәр спорт белән даими шөгыльләнүчеләр, үзен яхшы физик хәлдә тотучылар өчен шатлык кынадыр, мөгаен.

ГТО комплексының яңадан тергезелүе турындагы хәбәр спорт белән даими шөгыльләнүчеләр, үзен яхшы физик хәлдә тотучылар өчен шатлык кынадыр, мөгаен.

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы – күләмле спортны үстерү һәм милләтне сәламәтләндерүгә юнәлтелгән, ил халкына физик тәрбия бирүнең тулыкыйммәтле программасы һәм норматив нигезе.


Чөнки бу дуслар белән очрашу, үз көчеңне тикшереп карау, тырышлыгың нәтиҗәсен күрү өчен тагы бер мөмкинлек. Ә спорт белән бик үк дус булмаган, яки элементар күнегүләрне үтәргә иренүчеләр өчен физкультура белән шөгыльләнә башлауга өстәмә стимул.

Безнең районда ГТО комплексын 2015 елда керттеләр һәм норманы ел саен түгел, ә елына берничә тапкыр тапшыралар. Монда барлыгы 800дән артык кеше катнашты. Район командасы ел саен ГТО нормаларын тапшыру өчен республика ярышларына бара. Шулай итеп, узган елда районыбыз җыелма командасы өченче урын яулады. Быел сентябрьдә команда Уфа шәһәрендә ГТОның Беренче форумында катнашты һәм шулай ук яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Нормативлар өч авырлык дәрәҗәсендә билгеләнгән. Аларны үтәгән өчен алтын, көмеш яки бронза значоклары белән бүләклиләр. 2016-2017 еллар чорында районда 19 кеше – алтын, 18- көмеш һәм 13 кеше бронза белән бүләкләнде.

Пассив булса да, әмма спорт белән шөгыльләнүче һәм ярышларны калдырмаска тырышучы буларак, быел мин дә ГТО нормативларын тапшыруда катнаштым. Үз категориямдә миңа - дүрт мотлак һәм үзем сайлап алган дүрт биремне үтәргә кирәк иде. Мотлаклары: 100 м, 2 километрга йөгерү, кулларга таянып идәннән гәүдәне күтәрү һәм эскәмиягә басып алга таба иелү. Сайлап алынган сынаулар: урыннан озынлыкка сикерү, спорт снарядын ыргыту, бер минутта аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, чаңгыда йөгерү, 50 метрга йөзү, электрон коралдан ату, турист күнекмәләрен тикшерү белән турпоход һәм коралсыз үз-үзеңне яклау. Биремнәрне мин көмеш значокка үтәдем. Тик моның белән генә чикләнергә җыенмыйм. Яхшырак әзерләнеп, начаррак килеп чыккан төрләр өстендә күбрәк эшләп, нормативларны кабаттан тапшыру уем. Барыгызга да физкультура белән шөгыльләнергә, ГТО комплексы сынауларын үтәргә киңәш итәм, чөнки бу шәхеснең һәрьяклап үсешенә, ватанпәрвәрлек тәрбияләргә, спорт белән даими шөгыльләнү теләгенең аңлы рәвештә формалашуына һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барырга ярдәм итә.

1930 елның 24 мартында “Комсомольская правда” гәзитендә мөрәҗәгать бастырыла, анда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” значогын алу хокукына Бөтенсоюз күнекмәләрен үтүне булдыру тәкъдим ителә. Сүз яшьләрнең физик әзерлеген бәяләү өчен бердәм критерийлар кертү кирәклеге турында бара. Махсус норма һәм таләпләр булдыру, ә аларны үтәүчеләрне значок белән бүләкләү тәкъдим ителә. Комсомолның яңа инициативасы җәмгыятьчелектә танылу ала һәм СССР Үзәк комитеты каршындагы Бөтенсоюз физик культура советы кушуы буенча ГТО комплексы проекты төзелә, ул 1931 елның 11 мартында раслана һәм бар ил өчен физик тәрбия бирү системасының норматив нигезе булып китә.

2014 елның 24 мартында, 2014 елның 1 сентябреннән комплексны гамәлгә кертү турында 172 санлы “Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы турында” Русия Федерациясе Президенты Карары дөнья күрә.

(ГТО рәсми Интернет-порталыннан).


Алия ВАХИТОВА.
Читайте нас: