+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 ноябрь 2017, 13:58

Иң көчлеләр җиңде

Спорт – ул яхшы кәеф, физик сәламәтлек һәм, әлбәттә, ярышлар. Анда көчеңне һәм җитезлегеңне күрсәтергә, шулай ук һәвәскәр спортчылар белән аралашырга мөмкин.

“Ничек тә ераграк сикерергә кирәк”.
“Ничек тә ераграк сикерергә кирәк”.
Спорт – ул яхшы кәеф, физик сәламәтлек һәм, әлбәттә, ярышлар. Анда көчеңне һәм җитезлегеңне күрсәтергә, шулай ук һәвәскәр спортчылар белән аралашырга мөмкин.

Район спорт фестивалендә катнашучылар да шушы фикердә. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 3 ноябрьдә, спорт ярышларында актив катнашучылар физкультура-сәламәтләндерү комплексына җыелды. Тик менә алар арасында көндәшлек сизелде дип әйтеп булмый. Быел җәмгыятебезнең көчле затлары ел саен үткәрелә торган шушы ярышка әллә килергә теләмәгән, әллә килә алмаган. Авыл биләмәләреннән бары тик юрматылылар гына тулы составта килгән иде. Фёдоровка авыл советы башлыгы Евгений Тыров авыл биләмәсе исеменнән үзе чыгыш ясады. Район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре командалары, шәхси ярышучылар да аеруча көндәшлек күрсәтмәде. Шулай да кайбер ярыш төрләрендә көчергәнешлек сизелеп торды. «Дартс белән баскетбол – уңыш ничек елмаюга карап, ә калган ярышларда җиңү өчен җитезлек һәм тәҗрибә кирәк, - диде чарада катнашучылар.

Шулай да иң көчлеләр җиңде. Үз яшь категорияләрендә дартста С. Чекушин (хакимият), Д. Гусев (ФРЭС), С. Фролов (ветстанция), И. Мөрсәлимов (Фёдоровка №2 мәктәбе) «алтынга» лаек булды.


Лилия ХӘМИДУЛЛИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: