+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
28 ноябрь 2017, 17:01

Өченче тапкыр чемпион

Районның хатын-кызлар һәм ир-егетләр җыелма командалары 2017 елның 17-19 ноябрендә Стәрлетамак шәһәрендә республика спорт фестивалендә катнашты, анда яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңүче булды.

Районның хатын-кызлар һәм ир-егетләр җыелма командалары 2017 елның 17-19 ноябрендә Стәрлетамак шәһәрендә республика спорт фестивалендә катнашты, анда яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңүче булды.
Безнең хатын-кызлар җыелма командасы составында Лена Шәрипова, Наталья Анчина, Анастасия Батманова һәм Гөлназ Вахитова иде. Кызлар яхшы нәтиҗә күрсәтте. Мәсәлән, үз яшь категориясендә (45 яшь һәм өлкәнрәк) Лена Шәрипова гәүдәне күтәрү буенча – 2нче, каек йөгерүдә, урыннан озынлыкка сикерүдә - 1нче, дартста 3нче урын яулады. Наталья Анчина (35-44 яшь) тупны баскетбол кәрзиненә ыргыту буенча икенче булды. Анастасия Батманова да ике тапкыр призер булды: туп ыргыту һәм гәүдәне күтәрү буенча 3нче урын яулады. Ә каек йөгерүдә Гөлназ Вахитовага (18-24 яшь) җитүчеләр булмады, нәтиҗәдә1нче урын яулады һәм озынлыкка сикерү буенча - 3нче урында. Бар спорт төрләре буенча нәтиҗәләрне исәпләгәннән соң, Федоровка кызлары гәүдәне күтәреп төшерү, тупны баскетбол кәрзиненә ыргыту, каек йөгерү буенча – 1нче; озынлыкка сикерү буенча – 2нче; катнаш эстафета буенча – 3нче урында һәм бу “Красота. Грация. Идеал - 2017” фестиваль җиңүчеләре дигән сүз. Әфарин, кызлар! Без өченче ел рәттән бу фестивальдә җиңүче!
Читайте нас: