+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
1 декабрь 2017, 12:59

“Артек”тан матур тәэссоратлар белән

Никита Ульяновның (Бала-Чытырман мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы) спорт казанышлары копилкасында 30дан артык медаль бар. Үсмер егетнең бүлмәсен лаеклы наградалары бизи.

Никита Ульяновның (Бала-Чытырман мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы) спорт казанышлары копилкасында 30дан артык медаль бар. Үсмер егетнең бүлмәсен лаеклы наградалары бизи.

Ул бишенче сыйныфтан башлап көрәш, җиңел атлетика һәм баскетбол белән мавыга. Кышын чаңгыда йөрергә ярата. Никита спорт чараларында күп тапкырлар катнашып, район чемпионы һәм республика призеры булды.

Яхшы физик әзерлеге Никитага районда, аннары республикада ГТО нормаларын тапшыру буенча бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлек бирде. Безнең спортчыбыз республика җыелма командасы составында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” III Бөтенрусия җәйге физкультура-спорт комплексы фестивалендә катнашты. Бу күләмле чараны Спорт министрлыгы һәм Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. ГТО нормаларын тапшыру өчен Русиянең 83 субъектыннан 11-15 яшьлек укучылар “Артек” Халыкара балалар үзәгендә җыелды.

Шушы көннәрдә без Никита белән очраштык һәм ул тәэссоратлары белән уртаклашты:

- Шундый матур һәм данлыклы лагерьда булып кайтуыма бик шатмын. Мин аның тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүматалар белдем, диңгезне күрдем, яңа дуслар таптым. Фестивальне ачу тантанасы, беренче тапкыр ГТО гимны яңгыраган бәйрәм концерты матур тәэссоратлар калдырды. Өч атна дәвамында без йөгерү, йөзү, көч гимнастикасы, туп ыргыту һәм башка спорт төрләре буенча ярыштык. Көндәшләр дә көчле иде - һәркемнең чемпион буласы килде. Җыелган очколар буенча җиңүче билгеләнде. Һәр көнне мин иҗади конкурсларда катнаштым. Мәктәп программасынннан артта калмас өчен занятиеләр үткәрелде. Бу сәфәр минем өчен чагу вакыйга булды һәм ул хәтеремдә озак сакланачак.

Никита фестивальдән матур тәэссоратлар һәм катнашучы сертификаты алып кайткан. Яшь спортчы әле булса тырышып тренировкаларга йөри, чөнки аңа кышын да ГТО тапшырырга туры киләчәк.
Фәнис АКЧУРИН

фотосы.
Читайте нас: