+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
24 апрель 2018, 11:15

Ветераннар очрашуы

Физкультура-сәламәтләндерү комплексында мини-футбол буенча район җыелма командасы ветераннары очрашты. Иптәшләрчә матчка Бала-Чытырман, Сәет, Иске Чытырман, Акбулат һәм Федоровка авылларыннан төрле яшьтәге спортчылар килде.Иң “яшь” футболчыга – 47, ә иң өлкәненә - 60 яшьтән артык иде. Районыбыздан читтә яшәүче (Мәләвез шәһәреннән) якташларыбыз да клубташлары белән очрашуга кайткан хәтта. Кайчандыр районыбыз данын яклаган төрле яшьтәге ике дистәдән артык спортчы рәхәтләнеп туп типте, ял итте, иптәшләре белән күрешеп-сөйләште. Бу очрашудан алган тәэссоратлар район җыелма командасының мини-футбол буенча кайчандыр җиңү яулаган вакытларындагыдан ким булмады. Очрашып, кулдашлары белән уйнарга көч табу да аларның чираттагы үзенчәлекле җиңүе.Күптән түгел Карагыш авылыннан волейболчы-ветераннар командасы килгән иде. Иптәшләрчә матч физкультура-сәламәтләндерү комплексында узды. Мондый очрашуны оештырырга кунаклар тәкъдим итте. Монда уендагы исәп мөһим түгел. Катнашучылар шундый ярышларны ешрак үткәрергә килеште. Тәкъдимне барысы да хуплады.Спорт белән нинди яшьтә дә шөгыльләнү яхшы, иң мөһиме аны яратырга кирәк. Г. РАМАЗАНОВ,яшьләр эшләре һәм спорт комитеты рәисе.

Физкультура-сәламәтләндерү комплексында мини-футбол буенча район җыелма командасы ветераннары очрашты. Иптәшләрчә матчка Бала-Чытырман, Сәет, Иске Чытырман, Акбулат һәм Федоровка авылларыннан төрле яшьтәге спортчылар килде.

Иң “яшь” футболчыга – 47, ә иң өлкәненә - 60 яшьтән артык иде. Районыбыздан читтә яшәүче (Мәләвез шәһәреннән) якташларыбыз да клубташлары белән очрашуга кайткан хәтта. Кайчандыр районыбыз данын яклаган төрле яшьтәге ике дистәдән артык спортчы рәхәтләнеп туп типте, ял итте, иптәшләре белән күрешеп-сөйләште. Бу очрашудан алган тәэссоратлар район җыелма командасының мини-футбол буенча кайчандыр җиңү яулаган вакытларындагыдан ким булмады. Очрашып, кулдашлары белән уйнарга көч табу да аларның чираттагы үзенчәлекле җиңүе.

Күптән түгел Карагыш авылыннан волейболчы-ветераннар командасы килгән иде. Иптәшләрчә матч физкультура-сәламәтләндерү комплексында узды. Мондый очрашуны оештырырга кунаклар тәкъдим итте. Монда уендагы исәп мөһим түгел. Катнашучылар шундый ярышларны ешрак үткәрергә килеште. Тәкъдимне барысы да хуплады.

Спорт белән нинди яшьтә дә шөгыльләнү яхшы, иң мөһиме аны яратырга кирәк.

Г. РАМАЗАНОВ,

яшьләр эшләре һәм спорт комитеты рәисе.


Читайте нас: