+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 апрель 2018, 11:20

Наградалар копилкасын тулыландыралар

21-22 апрельдә Салават шәһәрендә узган авыл спорт уеннары фестивалендә тренер И. К. Исхаков җитәкчелегендә районыбыз герчеләренең җыелма командасы катнашты.

Спортчылар бик яхшы нәтиҗәләргә иреште. Алмаз Фәйзуллин (70 килограммгача авырлык категориясендә) һәм Айнур Вәлитов (80 кг-га кадәр) Башкортстан чемпионнары булды. Шәхси зачётта Карина Астафьева чыгыш ясады, ул беренче өлкәннәр нормативын үтәде. Ул 16 килограммлы герне 90 тапкыр күтәрде. Район командасы 6нчы урын яулады.

Апрельдә герчеләр БРның атказанган физик культура хезмәткәре Г.А. Әгъзәмов истәлегенә милли халык спорт төрләре буенча Республика фестивалендә булды. Гер спорты буенча ярышларда Айнур Вәлитов һәм Максим Белов үз авырлык категорияләрендә мактау пьедесталының икенче баскычын яулады.

Февраль башында Рыбинск (Ярослав өлкәсе) шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында Русия беренчелегенә гер спорты буенча ярышларда көч сынашты. Республика җыелма командасы составында Карина Астафьева белән Максим Белов чыгыш ясады. Спортчыларыбыз иң яхшы унау исемлегенә керде. Уку елы башыннан район җыелма командасында 18 медаль. Бу әле чик түгел. Хәзерге вакытта герчеләр Республика турнирына әзерләнә, ул шушы көннәрдә Күмертау шәһәрендә узачак. Белов Максим гер спорты нормативларын үтәүгә ныклы әзерләнә.

Татьяна ИВАНОВА.
Читайте нас: