+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
5 март 2019, 16:10

Тәүге медальләр.

Күптән түгел – 2 мартта Красноярск шәһәрендә 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиаданы ачу тантанасы үткән иде. Һәм менә инде Русия командасы анда медаль зачетында алда бара.

Күптән түгел – 2 мартта Красноярск шәһәрендә 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиаданы ачу тантанасы үткән иде. Һәм менә инде Русия командасы анда медаль зачетында алда бара.

Чаңгычылар триумфы. Хатын-кызлар командасы да, ирләр командасы да эзәрлекләү ярышында, көндәшләренә бер мөмкинлек тә калдырмыйча, мактау пьедесталының барлык баскычларын да биләде! Аңарчы Алиса Жамбалова белән Иван Якимушкин шәхси ярышларда алтын медальләр яулаган иделәр.

Биатлондагы медальләр. Чаңгычылар уңышын биатлончыларның хатын-кызлар командасы да кабатлады. Шәхси ярышта кызларыбыз беренче, икенче, өченче урыннарны яулады. Ир-атлар арасында тәүге ике урын – тагы да безнекеләрдә.

Чаңгыда спорт ориентлашуы Бөтендөнья студентлар уеннары тарихында тәүге тапкыр оештырылды. Хатын-кызлар спринтында Марина Вяткина Русия командасына көмеш медаль китерде.

Безнең республикадан Универсиадада 10 спортчы чыгыш ясый. Алар арасыннан тәүге медальне фристайлчы Руслан Катманов яулады. Ул “чаңгы акробатикасы” дисциплинасында өченче булды.

А. Вахитова.
Читайте нас: