+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 апрель 2019, 16:40

Федоровкалылар кичә Уфада хоккей карадылар!

Кичә УФА-Аренада “СК им. Урицкого” (90нчы елларда Татарстан командасы шулай исемләнгән булган) һәм безнең “Салават Юлаев” хоккей клублары ветераннары командалары арасында дусларча матч булды.

Кичә УФА-Аренада “СК им. Урицкого” (90нчы елларда Татарстан командасы шулай исемләнгән булган) һәм безнең “Салават Юлаев” хоккей клублары ветераннары командалары арасында дусларча матч булды. Ул республикада Татарстан көннәре кысаларында һәм Башкортстанның юбилее айканлы үтте. Шушындый тарихи уенны федоровкалылар – Уфада укыган, күп кенә район чараларында актив катнашучы балалар һәм студентларга да күрергә насыйп булды. Билетларны “Бердәм Русия” партиясе башкарма комитеты Төбәк бүлекчәсе бирде.

Уен башында хоккейчылар һәм тамашачыларны республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан президенты Рөстәм Минниханов сәламләде. Билгеле “Аргымак” этно-төркеме матур җыр бүләк итте. Уен кызу барды һәм уфалылар файдасына 4/3 исәбе белән тәмамланды.

Г. Усманова.
Читайте нас: