+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 апрель 2019, 16:05

Кемнең мәргән укчы буласы килә?!

Батыр авылы аксакалы Мидхәт Багаев үз авылында яшь батырлылар өчен “Мәргән укчы” түгәрәге эшен оештырган. Алар уктан ату серләренә төшенәчәк.

Батыр авылы аксакалы Мидхәт Багаев үз авылында яшь батырлылар өчен “Мәргән укчы” түгәрәге эшен оештырган. Алар уктан ату серләренә төшенәчәк. А арытабан, шушы спорт төрен популярлаштыру өчен, районыбызның башка авылларында да шундый түгәрәкләр ачу планлаштырыла.
Белмәсәгез белегез – уктан ату – 1900 елдан башлап олимпия спорт төре. 1924 елда бу төр, гомум кагыйдәләре булмавы сәбәпле, программадан алып ташланган булган. Ә 1972 елгы Уеннардан башлап ул М2 шәхси беренчелеге дисциплинасы белән кире кайткан (Википедиядән).
Кем белә, бәлки безнең балалардан да олимпия чемпионнары үсәр?! Бер дә булмаса, уктан ныклы ата белгән малай һәм кызлар чын башкорт егете һәм чая кызы исеменә мотлак лаек булачак!
Читайте нас: