+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 Май 2019, 11:19

26 май көнне Сәет авылында зур спорт бәйрәме булды

Федоровка һәм Мәләвез районнары авылларының спортчылары мини-футбол, шашка, йөгерү буенча үз-ара көч сынашты.

Федоровка һәм Мәләвез районнары авылларының спортчылары мини-футбол, шашка, йөгерү буенча үз-ара көч сынашты. Мини-футболда беренче урынны Сәет авылы командасы, икенче урынны Сәет базасы командасы (Мәләвез районы), өченче урынны Богородск авылы командасы (Мәләвез районы) алды. Сәет авылының күчмә кубогы үзләрендә калды. Афәрин, сәетләр! Шашка һәм йөгерү буенча ярышларда җиңүчеләр Почет грамоталары белән бүләкләнде. Ярышның спонсоры Разин авылы хакимияте башлыгы Канарова Наталья Васильевна, оештыручылар Әлимгузин Фәргать Хантимер улы, Дәүләтбирдин Илнур Әнүр улы булдылар. Бу бәйрәмнән барсы да канәгать калды һәм тагы да шундый дусларча очрашу оештырырга сүз куештылар.
И. Әлимгузина.
Читайте нас: