+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
11 июль 2019, 18:03

Урамга урам

Ике урам командалары футбол буенча ярыш оештырды.

9 июльдә кичен Динес авылы мәктәбе каршындагы спорт мәйданчыгында ике команда җыелды. Болын һәм Ашкадар урамнары малай һәм кызлары футбол буенча үзара ярыш үткәрергә булды. Болын урамы командасы өчен икенче мәйданчыкта уйнау баштарак гадәти булмаса да, алар тиз өйрәнеп киттеләр. Ә әти-әниләре, әбиләре, апайларының хуплауларын ишеткәч, тагын да мавыгыбрак уйный башладылар. Мәйданчыкта бу кадәр тавышлы һәм күңелле булганы юк иде әле. Моны ишетеп, күрше йортларда яшәүчеләр дә уенны карарга килде. Ә Динес авыл мәдәният йорты художество җитәкчесе Гөлчәчәк Гаффарова түзеп тормады, үзе яшәгән Ашкадар урамы командасы өчен уйнарга төште. Ярыш нәтиҗәсендә Болын урамы командасы көндәшләрен 4:2 исәбе белән җиңде. Уен арасындагы тәнәфесләрдә балалар Динес авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Расим Сәйфулла улы Гафаров алып килгән алма суты һәм калач белән тамак ялгарга өлгерде. Чара барсына да ошады, хәтта өйләренә тараласылары килми тордылар. Бер атнадан ярышны кабатларга сүз куештылар.
Читайте нас: