+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 июль 2019, 12:49

Алмаз Фәйзуллин зарядка үткәрде

Монда барсы да спорт һәм сәламәтлек яклы!

Бүген төбәк эстафетасы - “Йолдыз белән зарядка” акциясе үткән Федоровка авылы район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ик актив, иң спорт яратучы кешеләр җыелды. Күңелле музыка астында хәрәкәтләрне алар гер спорты буенча Башкортстан Республикасы, Русия чемпионатлары, Бөтенрусия һәм Халыкара ярышлар чемпионы һәм призеры Фәйзуллин Алмаз Ренат улы артыннан кабатлады. Бүгенге чараның сәламәтлек ягына зур адым булуына өметләнәбез. Әйдәгез активрак булый, сәламәтлегебезне кайгыртыйк – иртән гимнастика ясыйк, спорт белән шөгыльләник. Сәламәтлек бит ул иң зур байлык, аны сакларга кирәк.
Читайте нас: