+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
1 август 2019, 13:29

“Яшел фитнес” кәефне күтәрде

Сәламәтлеген кайгыртып торучы, физик күнегүләр яратучылар кичә кич Федоровка авылындагы район мәдәният йорты артындагы паркка килде.

Сәламәтлеген кайгыртып торучы, физик күнегүләр яратучылар кичә кич Федоровка авылындагы район мәдәният йорты артындагы паркка килде. Аларны елмаеп тренер Оксана Ильясова каршы алды. Килгәннәр яшел үләндә башта эштә утырып яки чабып арыган тәннәрен язып алды. Арытабан тренер җиңел генә, әмма нәтиҗәле күнегүләр күрсәтте, калганнар аның артыннан кабатлап барырга тырышты. Хәтта әнисе белән килгән “Яшел фитнесның” иң кечкенә катнашучысы да тырышып барлык күнегүләрне башкарды. Социаль-спорт хәрәкәтендә катнашучылар буй-сыннарын матурлау, хәлләрен һәм кыяфәтләрен яхшырту өчен чаралар комплексын гына белеп калмады, дәрт-дәрман алды һәм кәефләрен күтәрде.
Читайте нас: