+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 сентябрь 2019, 10:47

Спорт министрлыгы илдә 10 мең яңа спорт объектын файдалануга тапшыруны күзаллый

Ведомство башлыгы Павел Колобковның сүзләренә караганда үткән елда Русиядә спорт объектлары җиде меңгә арткан.

Русия Федерациясендә 2019 ел йомгаклары буенча 10 мең яңа спорт объекты файдалануга тапшырылырга мөмкин. Бу турыда “Русиянең киләчәге. Милли проектлар” порталына РФ спорт министры Павел Колобков әйтте.

Ул объектларның федераль акчалар исәбенә дә, төбәк акчалары исәбенә дә төзелүен, объектларның зурлыгы һәм юнәлеше буенча төрле булырга мөмкинлеген искә алды.

Спорт министры үткән елда илебездә спорт объектларының җиде меңгә артуын билгеләде.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык һәм фото чыганагы: https://futurerussia.gov.ru/
Читайте нас: