+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
7 октябрь 2019, 11:55

“Спорт – тормыш нормасы” төбәк проекты кысаларында спорт объектлары төзелә

Бүгенге көндә Башкортстанда 12 меңгә якын спорт корылмасы бар.

Бүгенге көндә Башкортстанда 12 меңгә якын спорт корылмасы бар. Шул ук вакытта якын арада аларның саны артачак, дип хәбәр итә төбәкнең Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының мәгълүмат хезмәте.

Эре шәһәр һәм күпфункцияле авыл спорт объектларын төзү “Демография” милли проектының “Спорт – тормыш нормасы” төбәк проекты кысаларында планлаштырылган һәм башкарыла. Ведомство мәгълүматларына караганда, ел азагына кадәр 13 яңа спорт комплексы сафка кертеләчәк. Үткән елда алар саны бишәү иде.

Төбәк проектының икенче төп күрсәткече физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче халык өлешенең артуы булырга тиеш. 2024 елга алар саны 55 процентка җитәргә тиеш, дип планлаштырыла. Бүгенгә республика буенча бу күрсәткеч 43 проценттан бераз артыграк.

Министрлыкта уңай динамикага халыкны мотивацияләү, бар дәрәҗәләрдә дә спорт-күләмле эшләрне активлаштыру белән ирешергә мөмкин, дип исәплиләр. Яшьләрне Бөтенрусия “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүгә җәлеп итүгә, шулай ук спорт резервын әзерләүгә, спорт инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бүленә.

“Спорт – тормыш нормасы” төбәк проектын финанслау күләме 2019 елда 319,8 млн сум тәшкил итә. Шуларның 195,8 млн сумы – федераль акчалар, 124 млн сум – республиканыкы.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Яңалык һәм фото чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: