+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
16 октябрь 2019, 11:54

Владимир Путин милли проект күрсәткечләренә ирешү өчен коллективларда спорт буенча инструктор ставкасы булдыру ихтималлыгын әйтте

Ил башлыгы җитәкчелегендә Түбәнге Новгород шәһәрендә Физик культураны һәм спортны үстерү буенча Президент каршындагы Советның чираттагы утырышы узды.

Ил башлыгы җитәкчелегендә Түбәнге Новгород шәһәрендә Физик культураны һәм спортны үстерү буенча Президент каршындагы Советның чираттагы утырышы узды.

Фикер алышуларның төп максаты – төбәкләрнең сәламәт тормышны пропагандалаудагы һәм 2024 елга ил халкының 55 процентын физкультура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүдәге роле.

Хәтерегезгә төшерәбез, мондый максатка ирешү “Демография” милли проектының да төп күрсәткечләренең берсе булачак. Аның биш федераль проекты арасында “Спорт – яшәү нормасы” дигәне дә бар.

Владимир Путин белдерүенчә, куелган максатлар санны гына түгел, ә сыйфатлы күрсәткечләрне дә таләп итә. Иң мөһиме – кеше сәламәтлелеге.

Ил төбәкләре башлыклары муниципалитетларда физик культураны үстерүгә җаваплы җитәкчелек белән аеруча тыгыз бәйләнештә эшләргә тиеш.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#ВладимирПутин

Читайте нас: