+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 октябрь 2019, 16:36

Урам баскетболы буенча ярышлар Федоровка районы яшьләре арасында популярлаша

Шушы көннәрдә Федоровка авылының физкультура-савыктыру комплексында 2019-2020 еллар мизгеле исәбенә “Сары туп” Мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының район ярышлары узды.

Шушы көннәрдә Федоровка авылының физкультура-савыктыру комплексында 2019-2020 еллар мизгеле исәбенә “Сары туп” Мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының район ярышлары узды. Чемпионат бишенче-алтынчы сыйныф кызлары һәм малайлары арасында үтте. Беренчелек өчен Бала Чытырман, Юрматы, Динес һәм Юлдаш авыллары мәктәпләре командалары ярышты. Кызу көрәш нәтиҗәсендә җиңүне Юрматы авылының кызлар командасы һәм Бала Чытырман мәктәбе егетләре яулады.
Читайте нас: