+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
25 октябрь 2019, 12:45

Октябрьнең соңгы шимбәсендә Русия спортчылары Гимнастика көнен билгели

Сәламәт тормыш рәвешен яратучылар өчен 26 октябрьдә “Тормышка 10000 адым” Бөтенрусия акциясенең дәвамы буларак “Йөрәк маршруты – сәламәтлек маршруты” профилактика акциясе узачак.

Октябрьнең соңгы шимбәсендә Русия спортчылары Гимнастика көнен билгели. Бу бәйрәмне федоровкалылар да билгеләп үтәчәк.

Сәламәт тормыш рәвешен яратучылар өчен 26 октябрьдә “Тормышка 10000 адым” Бөтенрусия акциясенең дәвамы буларак “Йөрәк маршруты – сәламәтлек маршруты” профилактика акциясе узачак. Акциядә теләгән һәр кеше катнаша алачак. Катнашучылар актив атлап йөрү режимында сәламәтлек маршрутын үтәчәкләр: Федоровка авылының үзәк мәйданыннан Сабантуй тавына барачаклар, аннан яңадан үзәк мәйданга кайтачаклар.

Катнашучылар район мәдәният йорты каршында иртәнге 09.45 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр җыелыша.

Акция төгәл 10.00 сәгатьтә башлана.
Читайте нас: