+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
11 ноябрь 2019, 18:33

Келәмдә җанлы алыш барды

Үткән шимбәдә, 9 ноябрьдә, Федоровка районы Федоровка авылының спорт мәктәбендә Самбо көненә багышланган самбо көрәше буенча ярышлар узды.

Үткән шимбәдә, 9 ноябрьдә, Федоровка районы Федоровка авылының спорт мәктәбендә Самбо көненә багышланган самбо көрәше буенча ярышлар узды.Бу көнне келәмдә җанлы алыш барды. Чемпион исеме өчен шушы көрәш төре түгәрәкләренә йөрүче районыбыз егетләре алышты. Федоровка спорт мәктәбендә балаларны Н.Н. Борисов, Бала Чытырман авылында – Н.Б. Исмәгыйлев өйрәтә. Самбистлар тугыз авырлык категориясендә ярышты. Һәр спортчы югары нәтиҗәгә ишерер өчен күп көч салды. Җиңүчеләрнең исемнәрен атыйбыз: федоровкалылар – Романов Анатолий, Чекунов Вадим, Сорокин Максим, Йосыпов Рөстәм; балачытырманлылар – Фатыйхов Кирилл, Ульянов Константин, Кандаков Данил, Саргисян Арсений һәм Миносян Оганнес.Әйткәндәй, самбо совет алыш сәнгате, ул “коралсыз үз-үзеңне яклау” (“самооборона без оружия”) дигәнне аңлата, аның башы XX гасыр башына барып тоташа. Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясендә самбога булышлык һәм аны үстерү буенча чаралар турында” указына кул куйды. Бу уникаль көрәш төренең яшьләрне патриотик һәм физик тәрбияләүдәге мөһимлеген исәпкә алып, 2019 елны Самбо елы дип игълан итергә карар ителгән.
Читайте нас: