+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 ноябрь 2019, 10:50

Уфада ГТО буенча тест бирү өчен яңа үзәк ачылды

“Динамо” спорт комплексында урнашкан ГТО буенча тест бирү үзәге 5 ноябрьдә эшли башлады. Үзәк республиканың башкаласында моңа кадәр дә бар һәм “Башкортстан” лайфстайл-үзәгенең зур булмаган бинасында урнашкан иде, тик ул көн таләпләренә җавап бирми башлады.

Нормативларны теләгән һәр кеше бирә ала. Моның өчен “Динамо” спорт комплексындагы тест бирү үзәгенә паспорт һәм табибтан рөхсәт белән килергә генә кирәк. Эш вакыты иртәнге сәгать уннан кичке җидегә кадәр. ГТО комплексы һәр категория өчен өч авырлык дәрәҗәсен күзаллый. Нормативларны үтәгән өчен алтын, көмеш яки бронза билге тапшырыла.
Гражданнарны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангыч биргән “Демография” милли проектының “Спорт – тормыш нормасы” төбәк проекты буенча күзаллана.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Яңалык чыганагы: https://pravitelstvorb.ru/ru/
Читайте нас: