+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 ноябрь 2019, 18:43

Катнаш һәм “Башкорт казы” җәмгыятеннән призлар ал!

Әйбәт физик формаңны, җиңүгә булган көчле омтылышыңны күрсәтәсең яки вакытыңны файда белән үткәрәсең киләме? Алайса 16 ноябрьдә Федоровка районының Гончаровка авылында узачак “Башкорт казы” җәмгыяте призларына волейбол буенча район ярышларыннан читтә калма!

Әйбәт физик формаңны, җиңүгә булган көчле омтылышыңны күрсәтәсең яки вакытыңны файда белән үткәрәсең киләме? Алайса 16 ноябрьдә Федоровка районының Гончаровка авылында узачак “Башкорт казы” җәмгыяте призларына волейбол буенча район ярышларыннан читтә калма! Спорт чарасы волейболны арытабангы популярлаштыру, яшьләрне шушы спорт төре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, зона, республика ярышларында катнашу өчен иң көчле уенчыларны һәм командаларны ачыклау максатында үткәрелә.Чара иртәнге сәгать унда башлана. Район оешмаларының, предприятиеләренең һәм хуҗалыкларының җыелма командалары чакырыла. Урыннар җыелган балларның иң күп суммасы буенча билгеләнәчәк. Җиңүчеләр һәм призерлар яшьләр эшләре һәм спорт комитетыннан грамоталар, медальләр, кубоклар, “Башкорт казы” җәмгыятеннән призлар белән бүләкләнәчәк.Гаризаларны судьялар коллегиясенә ярышлар башланганчы тапшырырга кирәк булачак.
Белешмәләр 2-73-87, 8-964-953-50-22 телефоннары аша.
Читайте нас: