+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
15 ноябрь 2019, 18:00

Популяр көрәш төре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар

Федоровкада 13 ноябрьдә кикбоксинг буенча күнегүләр башланды. Секцияне Күмертау шәһәреннән эш башлаучы тренер Кирилл Мөхсинов алып бара.

Федоровкада 13 ноябрьдә кикбоксинг буенча күнегүләр башланды. Секцияне Күмертау шәһәреннән эш башлаучы тренер Кирилл Мөхсинов алып бара.
Кикбоксинг – 20 гасырның 60нчы елларында барлыкка килгән спорт көрәше төре. Америка, япон кикбоксингы төрләре, аерым композицияләр бар. Кикбоксинг аңлатмасы астында кагыйдәләр буенча боксер перчаткаларын файдаланып, куллар һәм аяклар белән сугу рөхсәт ителгән көрәш төре тора.
Соңгы вакытта ул яшьләр арасында популяр булып китте. Хәзер аның белән федоровкалылар да шөгыльләнә ала. 8 яшьтән 18 яшькәчә кызлар һәм малайлар, дүрт төркемгә бүленеп, атнасына өч тапкыр Федоровка авылында 1нче мәктәпнең иске бинасына һәм физкультура-савыктыру комплексына күнегүләргә йөри. Балалар яңа алымнарга өйрәнә, физик әзерлекләрен яхшырта, күнегүләрдә алар көне буена җыелган кире энергияләрен чыгара.
Кикбоксинг секциясенә йөрергә теләгәннәргә Федоровка авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: