Башкортстан Республикасы мондый форматтагы чараларны тәүге тапкыр үткәрми. Ел саен фестиваль мәйданчыгы күбрәк катнашучыларны җыя. Аларны дөнья дәрәҗәсендә билгеле спорт йолдызлары катнашлыгы белән төрле юнәлешләрдәге бай программа: «Русиянең иң көчле кешесе» титулына күп тапкырлар ия булган Эльбрус Нигъмәтуллиннан тантаналы шоу, Русия җыелма командасы әгъзаларыннан грэпплинг, бокс, грек-рим көрәше буенча осталык дәресләре, ММА буенча осталык дәресе һәм башкалар көтә.
Теләгән һәр кеше спортчылар белән аралаша, спорт төрләре турында белә, баскетбол, җиңел атлетика, теннис, аркан тарту, гер спорты, каратэ, шашкалар, өстәл теннисы, армрестлинг, бокс буенча ярышларда катнаша, шулай ук ГТО нормаларын тапшыра алачак.