+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 август 2021, 09:47

Путин Ironman триатлон буенча ярыш катнашучыларын сәламләде

Телеграмма Кремльнең сайтында урнаштырылган.

Путин Ironman триатлон буенча ярыш катнашучыларын сәламләде
Путин Ironman триатлон буенча ярыш катнашучыларын сәламләде

Русия президенты Владимир Путин Ironman триатлон буенча ярыш катнашучыларын сәламләде. Телеграмма Кремльнең сайтында урнаштырылган.

          «Без зур, абруйлы ярышларда атлетларыбызның чагу җиңүләре белән горурланабыз, спортны һәм күләмле физкультура хәрәкәтен үстерәбез, сәламәт тормыш рәвеше кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән халыкара проектларны тормышка ашыруда катнашабыз», - диелә хәбәрдә.

          Путин Ironman ярышының Русиядә тәүге тапкыр үткәрелүен билгеләде. «Бу ярышлар мөһим һәм зур вакыйга булыр, Русиядә триатлонның популярлыгын үстерергә ярдәм итәр, дип ышанам», -  дип өстәде ул, ярышта катнашучыларга уңышлар теләп.

          Ironman – Бөтендөнья триатлон корпорациясе оештырган триатлон буенча халыкара ярышлар сериясе. Русиядә чара тәүге тапкыр ВЭБ.РФ дәүләт үсеш корпорациясе һәм «Геройлар лигасы» ярдәмендә үткәрелә.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: Алексей Никольский / РИА Новости

Автор:Алия Вахитова
Читайте нас: