«Спорт – тормыш нормасы» төбәк проекты кысаларында Башкортстан Республикасы Бөре районы муниципаль районы хакимияте һәм Башкортстан Республикасы Бөре районы муниципаль районының Җәядән ату буенча спорт мәктәбе муниципаль автономияле учреждениесе арасында килешү төзелгән.
1 815 229 сум бюджет акчасы алынган, шуларның 1 724 467,3 сумы – республика бюджетыннан, 90 761,7 сум – муниципаль район бюджетыннан.
Бүгенге көндә җәядән ату буенча инвентарь сатып алуга электрон формада ачык аукцион турында конкурс документациясен әзерләү тәмамланган, техзадание эшләнгән, коммерция тәкъдимнәре җыелган. Ун спорт классик җәясе, уклар сатып алу планлаштырыла.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://birsk.bashkortostan.ru/