-4 °С
Кар
Стәрлетамак районында, Йөрәктау тавында, «Спорт – тормыш нормасы» милли проектын тормышка ашыру кысаларында альпинизм буенча «Кыя классы» дисциплинасы буенча Башкортстан Республикасы Чемпионаты узды.
Анда 24 спортчы – Самарадан, Перьмнән, Троицкидан, Магнитогорскидан, Ырынбурдан, Стәрлетамактан, Ишембайдан һәм Салаваттан 12 бәйләм катнашты. Спортчылар 8 сәгатьлек марафон кысаларында тау стеналары буйлап ун трассаны үтәргә тиеш иде.
Беренчелек йомгаклары буенча Башкортстан Республикасы командалары өч призлы урын яулады.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://sport.bashkortostan.ru/