+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
4 февраль 2022, 08:56

Путин Олимпиаданы сәясиләштерергә омтылышларны тәнкыйтьләде

Русия президенты Владимир Путин берничә илнең Олимпиаданы сәясиләштерергә омтылуларын тәнкыйтьләде һәм Кытайның бай тәҗрибәсенең Уеннарны югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирәчәген билгеләде.

         Президент Русия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы спортчыларына яңа рекордлар һәм зур нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. «Кытай дусларыбыз кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннарына сыйфатлы әзерләнү өчен бик зур эш башкарды», - дип билгеләде ул.

         Путин спортның кешеләрне берләштерүен һәм үз илләре өчен горурлык тойгылары бүләк итүен билгеләде, ә аны үз файдаларына сәясиләштерү омтылышларын дөрес гамәл түгел, дип атады.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Владимир Путин. Фото: Алексей Никольский / РИА Новости

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: