-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
7 февраль 2022, 09:16

Путин Большуновны Пекиндагы Олимпиадада алтын яулавы белән котлады

Русия президенты Владимир Путин чаңгычы Александр Большуновка спортсменның Пекиндагы Олимпиадада скиатлонда җиңү яулавыннан соң мөрәҗәгать итте.

Путин Большуновны Пекиндагы Олимпиадада алтын яулавы белән котлады
Путин Большуновны Пекиндагы Олимпиадада алтын яулавы белән котлады

Русия президенты Владимир Путин чаңгычы Александр Большуновка спортсменның Пекиндагы Олимпиадада скиатлонда җиңү яулавыннан соң мөрәҗәгать итте. Бу турыда Кремльнең сайтында хәбәр ителә.

         Путин Большуновның Уеннарда алтын исәпне ачуын билгеләп үтте. Ул чаңгычының чыгышының калган Русия олимпиячеләрен илһамландыруына өметләнә.

         Большунов үзе, Пекиндагы Уеннардагы уңышын билгеләп, финишка күз яшьләре белән килүен сөйли. Ул карьерасында беренче тапкыр олимпия чемпионы булды. Бу алтын Русия командасы өчен 2006 елдан башлап беренче. Финишка икенче булып икенче русияле Денис Спицов килде.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: соцсети.

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: