+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
8 февраль 2022, 09:12

Путин Олимпия уеннарында команда турнирында алтын яулаган Русия фигуристларына мөрәҗәгать итте

Русия президенты Владимир Путин Пекиндагы кышкы Олимпия уеннары-2022дә команда турнирында җиңү яулаган фигуристларны котлады.

Путин Олимпия уеннарында команда турнирында алтын яулаган Русия фигуристларына мөрәҗәгать итте
Путин Олимпия уеннарында команда турнирында алтын яулаган Русия фигуристларына мөрәҗәгать итте

Русия президенты Владимир Путин Пекиндагы кышкы Олимпия уеннары-2022дә команда турнирында җиңү яулаган фигуристларны котлады. Аның мөрәҗәгате Кремльнең сайтында урнаштырылган. 

         Дәүләт башлыгы русиялеләрнең куелган бурычларын яхшы үтәүләрен, югары осталык күрсәтүләрен билгеләде. Путин шулай ук фигуристларның якыннарына, остазларына, күпсанлы тамашачыларга онытылмас шатлык һәм тантана минутлары бүләк итүләрен дә билгели.

         Русия җыелма командасы фигуристларның команда турнирында дүшәмбе, 7 февральдә җиңде. Алтынны ялгыз чыгыш ясаучылар Марк Кондратюк һәм Камилә Вәлиева, бию дуэты Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов, шулай ук спорт пары Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов яулады.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: соцсети.

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: