-2 °С
Ясно
Спорт
9 Февраля 2022, 04:06

Бездә үзебезнең Олимпиада

6 февральдә ГТО МЦТ оешмасы судьялары физик культура методик берләшмәсе белән берлектә «Демография» милли проекты кысаларында физик культура буенча Ю.А. Гагарин исемендәге Кубокка мәктәп укучылары Олимпиадасының муниципаль этабында катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бездә үзебезнең ОлимпиадаБездә үзебезнең Олимпиада
Бездә үзебезнең Олимпиада

4-20 февральдә Пекинда кышкы Олимпия уеннары уза. Ярышта 2,9 мең спортчы катнаша. Барлыгы 15 спорт дисциплинасында 109 награда комплекты уйнатылачак.

         Шул ук вакытта Октябрьский шәһәрендә дә Олимпиада уза. 6 февральдә ГТО МЦТ оешмасы судьялары физик культура методик берләшмәсе белән берлектә «Демография» милли проекты кысаларында физик культура буенча Ю.А. Гагарин исемендәге Кубокка мәктәп укучылары Олимпиадасының муниципаль этабында катнашты.

         Октябрьский шәһәре белем бирү оешмаларының 1-8 сыйныфларыннан 150 укучы катнашты. Призерлар һәм җиңүчеләр төбәк этабында катнашачак.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://vk.com/oktadm

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас