+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
21 март 2022, 09:29

Путин Русия спортчыларын халыкара турнирлардан читләштерүләрен бәяләде

«Менә шундый ул сәясәткә бәйле булмаган спорт», - диде дәүләт башлыгы, атлетларга каршы кабул ителгән санкцияләргә карата фикерен белдереп. Февраль азагында халыкара спорт оешмалары русиялеләрне турнирлардан читләштерә башлады.

Путин Русия спортчыларын халыкара турнирлардан читләштерүләрен бәяләде
Путин Русия спортчыларын халыкара турнирлардан читләштерүләрен бәяләде

Русия президенты Владимир Путин Русия спортчыларын халыкара ярышларда катнашудан читләштерүләрен тәнкыйтьләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

         «Менә шундый ул сәясәткә бәйле булмаган спорт», - диде дәүләт башлыгы, атлетларга каршы кабул ителгән санкцияләргә карата фикерен белдереп. Февраль азагында халыкара спорт оешмалары русиялеләрне турнирлардан читләштерә башлады.

         Футбол, хоккей, чаңгы ярышлары һәм биатлон кебек кайсыбер дисциплиналарда спортчылар ярышлардан тулысынча читләштерелгән. Автоспортта, велоспортта, тенниста русиялеләр чыгышларын нейтраль статуста дәвам итә ала.

         13 мартта «Германия өчен альтернатива» партиясеннән Европарламент депутаты Кристин Андерсон Русия спортчыларын яклап чыгыш ясады. Ул Русиядән атлетларга каршы санкцияләрне расизм дип атады.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: Алексей Никольский / РИА Новости

 

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: