+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
29 апрель 2022, 06:56

Дүртөйле районының Мәскәү авылында җиде тапкыр дөнья чемпионы, халыкара шашка буенча ике тапкыр Европа чемпионы Тамара Тансыккужина булды

«Аек авыл» республика конкурсы һәм "Демография" милли проекты кысаларында Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Мәскәү авылында гадәти булмаган чара узды.

Авыл мәдәният йортында узган шашка буенча блиц-турнирда җиде тапкыр дөнья чемпионы, халыкара шашка буенча ике тапкыр Европа чемпионы Тамара Тансыккужина катнашты. Халыкара гроссмейстер белән ярышырга насыйп булган Мәскәү авылында яшәүче кешеләр һәм Чакмагыш районы вәкилләре уенда зур кызыксынучанлык күрсәтте.

Тамара Тансыккужина барлык көндәшләре белән бер үк вакытта шашка уйнады. Һәвәскәр уенчылар өчен мондый сеанслар – югары дәрәҗәдәге профессионал белән көндәшлек итүнең бердәнбер мөмкинлеге.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: https://durtuli.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: