+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
11 Май 2022, 07:24

Башкортстан Республикасының Дүртөйле шәһәре футболчылары алтын медальләр яулады

Дүртөйле шәһәре футболчылары Чакмагыш авылыннан, "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелгән мини-футбол буенча турнирдан алтын медальләр белән кайтты.

Башкортстан Республикасының Дүртөйле шәһәре футболчылары алтын медальләр яулады
Башкортстан Республикасының Дүртөйле шәһәре футболчылары алтын медальләр яулады

Дүртөйле шәһәре футболчылары Чакмагыш авылыннан, "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелгән мини-футбол буенча турнирдан, алтын медальләр белән кайтты. Ул тарихта иң мөһим даталарның берсе булган 9 май бәйрәменә багышланды. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә арналган ярышта 5 команда катнашты.

Катлаулы һәм җиңел булмаган көрәштә Дүртөйле шәһәре егетләре җиңү яулады, икенче һәм өченче урыннарга Чакмагыш авылы командалары лаек булды.

"Безнең егетләр өметләребезне аклады!  Футболчылар матур чыгыш ясады, дәртле уен күрсәтте", - дип сөйли дүртөйлеләрнең җанатары.

Футбол бәйрәме бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://durtuli.bashkortostan.ru/

 

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: