Дүртөйле районының Мәскәү авылында "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында авыл хакимияте башлыгы Кубогы өчен кызлар арасында мини-футбол бәйгесе үткәрелде. Анда Дүртөйле һәм Бөре шәһәрләренең балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре һәм Мәскәү авылы мәктәбенең ике командасы көч сынашты.
Нәтиҗәдә, Мәскәү авылы мәктәбенең кече төркем командасы Кубок, өлкән төркем 2 урын яулады, 3нче баскычка Бөре спорт мәктәбе командасы күтәрелде.
"Турнир нәтиҗәләреннән чыгып, шуны әйтә алабыз: безнең укучылар җиңелмәде һәм җиңелмәячәк, чөнки алар Башкортстан Республикасы чемпионнары!", - диде мәктәп директоры Илнур Сәдрисламов.
"Команданың нигезен тәшкил иткән кызлар ким дигәндә өч ел футбол уйныйлар. Күнегүләр команданы берләштерә һәм организмны ныгыта, бу пандемия вакытында аеруча мөһим",- ди тренер.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://durtuli.bashkortostan.ru/