+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 июнь 2022, 09:00

БР Дүртөйле шәһәрендә Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе стадионында җиңел атлетика буенча ярышлар узды

Дүртөйле шәһәренең Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе стадионында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чара – җиңел атлетика буенча «Өмет стартлары» ярышлары үтте. Мондый чаралар «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үтә.

Бәйгедә шәһәр һәм район укучылары катнашты. Кыска дистанцияләрдә (30 һәм 60 метр) - 130, озын йөгерүләрдә (300 һәм 600 метр) — 85 бала көч сынашты. Яшь спортчылар ике яшь төркемендә  - 2009-2010 елгы, 2011 елгы һәм аннан өлкәнрәкләр - ярышты.

– Җиңел атлетика буенча «Өмет стартлары» ярышлары икенче ел үткәрелә. Безнең максат – балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Хәтта җиңмәү дә ныграк тырышырга этәргеч булып тора. Һава торышы салкынча, җилле булуга карамастан, барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, бигрәк тә 60 метрга йөгерүче 12-13 яшьлек кызлар аерылып торды, - дип белдерде җиңел атлетика буенча тренер-укытучы Шамил Җиһаншин.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://durtuli.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: