+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
7 сентябрь 2022, 09:51

Башкортстан Республикасы Аскын авылы “Батыр” физкультура-савыктыру комплексы 200 гә якын баланы кабул итәчәк

Сентябрьнең беренче дүшәмбесе “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында ГТО нормативларын тапшырудан башланды.

Башкортстан Республикасы Аскын авылы  “Батыр” физкультура-савыктыру комплексы  200 гә якын баланы кабул итәчәк
Башкортстан Республикасы Аскын авылы “Батыр” физкультура-савыктыру комплексы 200 гә якын баланы кабул итәчәк

Сентябрьнең беренче дүшәмбесе “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында ГТО нормативларын тапшырудан башланды. Чара «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт - тормыш нормасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Шулай ук Ачык ишекләр көне дә үткәрелде. Самбо, ирекле көрәш, йөзү, волейбол секцияләрендә күнегүләр башланды. Аэробика һәм аквааэробика берләшмәләре эшен дәвам итә. Тиздән мини-футбол буенча секция эшли башлаячак. Спорт берләшмәләренә 200 гә якын баланы кабул итү планлаштырыла.

 

Яңалык чыганагы: https://askino.bashkortostan.ru/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/310509

 

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: