+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
«ТЕЛЕФОН ДОВЕРИЯ»
25 декабрь 2018, 17:34

Туган көнең белән котлыйбыз

Юбилеең котлы булсын!

Федоровка авылы.

Латыйпова Гүзәл

Вәкил кызына.

Кадерле, сөекле кызыбызны, сеңелебезне, апабызны юбилейлы туган көне белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, бар эшләреңдә дә уңышлар, гаилә бәхете, якыннарың һәм туганнарың сөюен телибез. Өеңдә һәрвакыт җылы, уңайлы, муллык булсын. Барлык уй-хыялларың чынга ашсын. Һәрчак шундый чибәр, шат күңелле, акыллы булып кал. Без сине бик нык яратабыз.

Еллар арты еллар өстәлсә дә,

Алар күңелеңне яшәртсен.

Нурлар сибеп көләч йөзкәеңә

Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Гел елмаеп, көлеп яшә әле,

Беркайчан да кайгы килмәсен.

Йөзеңдә һәрчак кояш нуры

Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.

Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,

Алсу таңга, зәңгәр кичләргә.

Син яшисең шундый матурлыкка,

Тагын матур бер ямь өстәргә.

Күңелең түрендә һичкайчан

Өмет кояшы сүнмәсен.

Бәхетле язмыш йолдызы

Гомер күгеңнән китмәсен.

Изге теләкләр белән әти-әниең, Нәфисә, Илдар, Рамазан, Рената.

Федоровка, Мәскәү.


Федоровка авылы.

Латыйпова Гүзәл Вәкил кызына.

Кадерле иркәбез! Юбилеең белән котлыйбыз! Сәламәт, бәхетле булуыңны, тормышка шатланып, якты дөньяның бар рәхәтлекләрен татып, һәр минутның кадерен белеп, яратып-яратылып яшәвеңне телибез. Һәрвакыт шундый якты йөзле, яшь, шат, көләч булып кал.

Туган көндә генә түгел,

Гел син елмаеп яшә.

Бәхет, шатлык, куанычлар

Булсын һәрчак янәшә.

Таңнарың да тик кояшлы,

Болытсыз гына булсын.

Кайгы-хәсрәт сезнең өйне

Һәрвакыт урап узсын.

Изге теләкләр белән Вәлиуллиннар, Хәбибуллиннар, Ибраһимовлар, аларның балалары һәм оныклары.


Федоровка авылы.

Латыйпова Гүзәл Вәкил кызына.

Хөрмәтлебез Гүзәл! Сине күркәм юбилеең, тормышыңдагы шатлыклы, мөһим вакыйга, 45 яшең белән ихластан тәбрик итәбез. Чын йөрәктән саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, тормыш иптәшеңнең ихтирамын, балаларыңның, әти-әниләреңнең, барлык туганнарыңның һәм якыннарыңның сөюен тоеп яшәвеңне телибез. Барыбыз да сине яратабыз һәм ихтирам итәбез.

Сәгать суга, гомер, еллар уза,

Аларны һич булмый туктатып.

Тукталмасын, еллар үткән саен

Синең бәхет барсын гел артып.

Сызылып кына аткан алсу таңнар,

Килсен сиңа кояш, нур булып.

Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,

Куанычлар килсен ургылып.

Котлаулар белән әти-әниең Латыйповлар, Халиковлар гаиләсе: Радик, Әлфия, Диләрә, Алия.
Читайте нас: