+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

60 ел бергә иңгә-иң терәшеп

Мәкаләмнең герое Зәки Габдерәфикъ улы Дәүләтбаев. Ул - буыннары да катырга өлгермәгән, ачлы-туклы, ялангач көе дөнья йөген, мәшәкатьләрен үз иңендә күтәргән сугыш чоры балаларының берсе.

Зәки Габдерәфикъ улы 1932 елда Яңа Явыш авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Ләкин Дәүләтбаевларга бергә бәхетле һәм озын гомер кичерергә язмый. 1936 елда аларны “кулак” исеме тагып, Себергә җибәрергә ниятлиләр. Ә Зәки абыйның әтисе өйдән качып чыгып китә. Бер ел үткәч, ул икенче хатыны белән кайтып гаиләсен күреп китә. 1941 елда аны сугышка алалар һәм ул яу кырында һәлак була. Ә героемның дәү әтисен Волга-Дон каналы төзелешенә җибәрәләр. Зәки Габдерәфикъ улы әнисе белән әнисенең туган авылы Бала-Чытырманга кайта. Әнисе авылдашы Миңлеярга кияүгә чыга. Аны да фронтка алалар (ул 1946 елда кайта) һәм Зәки әнисенең төп ярдәмчесе булып кала. Сугыш, сугыштан соңгы авыр елларда колхозның бар эшләре дә 11-16 яшьлек үсмерләр иңенә төшә.

- Язын җир сөрергә, тырмарга, чәчәргә, җәен печән чабуда катнашырга туры килде, көтү көттем, - дип сөйли әңгәмәдәшем. – 1947 елның кышында безне, 15-16 яшьлек егетләрне (хатын-кызлар да бар иде) Белорет районына урман әзерләргә җибәрделәр. Чабата, юка гына фуфайка һәм чалбар киеп, билгә кадәр карга чумып урманга кадәр җидешәр километр бара идек. Кичкә арып-талып, юешләнеп, өшеп-туңып кайтып керә торган идек. Бер кеше көненә өч кубометр урман әзерләргә тиеш иде. Аны үтәмәсәң, икмәкнең өчтән берен бирмиләр иде. Без норманы үти идек, әмма вәгъдә ителгән хезмәт хакы түләнмәгәч, өч айдан өйгә җәяүләп кайтып киттек, - дип хәтерли Зәки Габдерәфикъ улы.

1952 елда аны армия сафларына алалар. Курил утрауларында, аннары Камчаткада лаеклы хезмәт итә. 1956 елда туган ягына әйләнеп кайта. Мәләвез шәһәрендә водитель курсларын тәмамлый һәм “Пугачев” совхозында 26 ел водитель булып хезмәт сала. Аңа, гомумән, урман ташырга туры килә. Эш җиңелдән булмый, шуңа да бу һөнәр буенча эшләргә сәламәтлеге җитми башлагач малчылык тармагына күчә. Җәй көннәрендә көтү көтә, кышларын кочегар була, башка эшләр дә башкара. Ул 48 ел стаж белән хаклы ялга чыга. Фидакарь хезмәте өчен бихисап грамоталар белән бүләкләнгән.

Аның тормыш иптәше Наилә Әгъзәм кызының да 37 ел эш стажы бар. Ул 12 яшеннән әтисез кала, тормышта күпне күрә, күпне кичерә. Наилә Әгъзәм кызы акыллы, сабыр, тырыш, ачык күңелле ханым, яхшы хатын, өлгеле әни. Ул Бала-Чытырман мәктәбендә 26 ел җыештыручы булып эшли. Җәен, каникуллар вакытында чөгендер утый, хуҗалыгын алып бара.

Ирле-хатынлы Дәүләтбаевлар биш бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарды. Хәзер оныкларына шатланып яшиләр, аларга олы терәк булып торалар.

Февральдә Зәки Габдерәфикъ улына 85 яшь тулды, ә бергә гомер кичерүләренә - 60 ел. Алар төрле авырлыклар кичерүенә карамастан, һәрвакыт татулыкта, бер-берсен ихтирам итеп, иңгә-иң терәшеп яшәде һәм яши.

Читайте нас: