+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Татулыкта мәхәббәт һәм хезмәт белән

Күпбалалы ана Әлфинә Габбасова әңгәмәбез вакытында бер генә дә вакыт җитмәүгә зарланмады. Якыннарын кайгыртып яшәү аңа шатлык, көч-дәрт өсти. Менә шуңа да аңардан ягымлылык бөркелеп тора.

Гончаровкалылар Әлфинә Гыйззәтулла кызын итәгатьле сатучы буларак, ә аның тормыш иптәше Рәмил Равил улын авыл Советы депутаты буларак яхшы белә һәм хөрмәт итә. 18 ел бергә яшәү дәверендә Габбасовлар дүрт балага гомер бирә.

Олы уллары Раян унберенче сыйныфта белем ала. Ул рәсем төшерергә һәм агачтан төрле әйберләр ясарга ярата. Өч яшьлек сеңелесе Алсуга курчаклары өчен кухня җиһазлары һәм карават ясап биргән. Җиденче сыйныфта укучы Радик спорт белән мавыга, волейбол ярышларында катнаша. Бу малайлар хәзердән үк әти-әнисенә таяныч булып тора. Рәсүл - өченче сыйныф укучысы, ул йорт эшләрендә алыштыргысыз ярдәмче.

Бу зур, тату гаилә Рәмил Равил улының әти-әнисе йортында, аның әнисе һәм сеңелесе белән бергә гомер итә. Гаилә башлыгы вахта ысулы белән Себер якларында эшли. Буш вакытларында йорт төзү белән шөгыльләнә. Габбасовлар гаиләсенә күпбалалы гаилә буларак, өч ел элек Федоровка авылыннан җир участогы биргәннәр. Ярдәмче хуҗалык гаилә өчен яхшы керем алу чыганагы. Алар сыер, үгезләр, бозаулар һәм дуңгызлар асрыйлар. Җәен каз-үрдәкләр үстерәләр. Сөт һәм ит җитәрлек, артканын саталар.

Тормыш иптәше эшкә киткәч, Әлфинә Гыйззәтулла кызының боегып утырырга вакыты юк. Аңа көн саен бик күп эш башкарырга туры килә. Шундый тыгыз эш графигы булуына карамастан, уңган хуҗабикәнең яраткан шөгыленә дә вакыты кала. Әңгәмәдәшебез машина белән тегү тегәргә яратуын әйтте, аны хәстәрлекле ире бүләк иткән. Әлфинә Гыйззәтулла кызы күпбалалы ана булуны бәхет, дип саный. Берьюлы яраткан дүрт сабыеның килеп кочаклаган вакыттагы тәэссоратларын сүз белән генә әйтеп бирерлек түгел. Күңелдәге менә шундый шатлык һәм наздан бар проблемалар да икенче планга күчә, ә ару-талу – юкка чыга…

Читайте нас: