Гомере буе авылда яшәгән кешеләрдә кайвакыт шәһәргә күчеп китмәвенә, башкалар кебек, үзе һәм гаиләсе өчен яхшырак көнкүреш эзләмәвенә үкенү хисе туа, яки шәһәрдән ял итәргә кайткан яшьтәшләренә көнләшеп карый.
Ә менә мәкаләбез герое Шәүкәт Рәхимов бу турыда беркайчан да уйлап та карамаган.
- Водитель правасын армиягә кадәр үк, 16 санлы Дедово һөнәрчелек училищесында укыганда алдым. Мәскәүдә хезмәт итү бәхете тиде. Башкаланы аркылы-буйга йөреп чыктым. Шул вакытларда ук анда калу мөмкинлегем бар иде, тик булдыра алмадым. Безнең Өчбүләк авылындагы кебек табигать, аның һавасы кебек саф һава башка бер җирдә дә юктыр, мөгаен, - ди ул, бераз дулкынланып.
- Авылдан гаиләләре белән күчеп китүләре жәл. Монда да яшәп, эшләп була. 1987 елдан алып водитель булып эшлим һәм һәрвакыт йөк машинасындамын. Хәзерге вакытта комбайннан иген ташыйм. Язгы чәчү вакытында чәчкечләргә орлык китерәм. Җәен – химик утау, анда да катнашам. “Өчбүләк” җәмгыятендә рәсми эшкә урнаштым, хәзер әйтүләренчә “ак” хезмәт хакы алам, канәгатьмен. Сөт ташу машинасында, КамАЗда эшләргә туры килде. Берара терлек фермасында да хезмәт салдым. Әйе, кайвакыт авыр була иде. Хәзер кайда җиңел соң? Кайда без юк, шунда рәхәт. Тормышымны мәгънәсез, дип исәпләмим. Авылым өчен эшләдем, авылдашларга ярдәм иттем. Хезмәтемне Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бәяләделәр һәм шушы награданы район сабантуенда тапшырдылар, - дип кыскача гына үзе турында сөйләде әңгәмәдәшебез.
Шәүкәт Шәкүр улы Рәхимов – үрнәкле гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Гөлүсә Фәргать кызы Өчбүләк мәктәбендә укытучы. Ике кызлары бар.
Кеше бәхетле икән, аның кайда яшәве мөһим түгел. Әмма туган җирендә гомер кичерсә, ул икеләтә хөрмәткә лаек. Чөнки менә шундый гади һәм тыйнак, тырыш һәм ышанычлы кешеләр белән авыл – кече Туган илебез яши. Аларга дан һәм хөрмәт!