+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
22 сентябрь 2017, 13:51

Матур булып атсын таңнарың

Безнең әниебез Хәликәева Разыйфа 1932нче елның 15 сентябрендә Коралачык авылында Тәбермәк бабабыз белән Хәбибҗамал әбиебезнең зур гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Тырыш, уңган, ярдәмчел кыз сугыш чорының ачлы-туклы авыр михнәтләрен үз җилкәсендә татып үсә. 1951 елның октярь аенда Югары Явыш авылы егете Хәкимуллага кияүгә чыга. Алар 59 ел (!) бергә яшәп, дүрт бала - өч ул, бер кыз үстерәләр. Аларга яхшы тәрбия биреп, үзаллы тормышка аяк бастыралар. Балалары һәрберсе үз парын табып, дөнья көтәләр, эш урыннарында намуслы хезмәт итәләр, җаваплылар.

Әлеге көндә әниебез үз йортында гомер кичерә. Барыбызны да тартып торучы җылы учакка тиң ул. Авылның ак әбисе дә ул: биш вакыт намазын калдырмый, без – балаларына хәер-фатыйхада утыра.

Олы яшьтә булуына карамастан, өй эчендә дә, бакчасында да гөлләр үстерә. Зиһене төпле, төгәл. Узган гомерен искә алып, күп кенә кызыклы вакыйгаларны сөйләргә ярата.

Әниебез авылдашлары, күршеләре белән яхшы мөгамәләдә, шуңа да үзен хөрмәт итәләр. Гаиләбез, күп тармаклы мәхәббәт агачы шикелле, киң колач алды, ишәйде: оныклары, туруннары белән бергә җыелганда 50дән артык кеше булабыз. Әниебез аларның барысын да сөя, исемнәре белән яратып эндәшә.

Сөекле әниебез, яраткан дәү әниебез! Син тормышыбыз маягы, яшәешебез яме. Шушы олы 85 яшьлек юбилееңда сиңа киләчәктә дә көннәребезгә матурлык өстәп, безнең шатлык-сөенечләргә куанып, сау-сәламәт яшәвеңне телибез!

Котлы булсын, әни, юбилеең,

Матур булып атсын таңнарың.

Рәхәт яшә, игелеге төшсен

Син үстергән һәрбер балаңның!

Балаларың, оныкларың.

Йомагуҗа, Федоровка, Югары Явыш.
Читайте нас: