+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
22 сентябрь 2017, 14:09

Мулинедан – сәйләнгә

Югары Алыштаннан остабикә Александра Николаевна Белякова инде берничә ел лаеклы ялда. Йорт хуҗалыгына да, кул эшләре белән шөгыльләнүгә дә вакыты җитәрлек.Тагы да ул күп еллар “Килейне” мордва халык ансамблендә чыгыш ясый һәм төрле чараларда катнаша.

Югары Алыштаннан остабикә Александра Николаевна Белякова инде берничә ел лаеклы ялда. Йорт хуҗалыгына да, кул эшләре белән шөгыльләнүгә дә вакыты җитәрлек.

Тагы да ул күп еллар “Килейне” мордва халык ансамблендә чыгыш ясый һәм төрле чараларда катнаша.

Мин аңа чыгыш ясаган вакытында гына түгел, төрле халык-гамәли иҗат күргәзмәләрендә күз явын алырлык матур әйберләрен күрсәткәндә дә игътибар иткәнем бар. Нинди генә эшләре юк аның – ыргак белән бәйләнгән розалар, лилия чәчәкләре, гөмбә аланы, миләүшәләр, чигелгән әйберләр. Ә соңгы вакытта Александра Николаевна иконаларны сәйлән белән бизәүгә тотынган. Остабикәләр өчен магазиннарда бар кирәкле әйберләрен сатып ала һәм җайлап, бик матур итеп чигә. Бу эштә аеруча тәртип, түземлек, ныкышмалылык кирәк, һичшиксез, безнең остабикәбез бу сыйфатларга ия. Чигүе белән мавыгып киткән вакытларында хәтта якын кешеләре дә комачауламаска тырыша. Ире, Пётр Андреевич үзе кичке аш пешерергә мөмкин, бу эш аның өчен бер дә авыр түгел. Ирле-хатынлы Беляковлар 46 ел тату гомер кичерәләр. Александра Николаевна Алёшкино авылында туып- үскән, Алыштан егетенә кияүгә чыккач, бу авылда да бик тиз үз кешегә әверелгән.

Яшь чагында да кул эшләре белән мавыккан ул, туйга әзерләнгәндә сөлгеләр, мендәр тышлары чиккән. Тик ул вакытта әлеге кебек сәйлән белән түгел, мулине белән чиккән.

Иконаны сәйлән белән бизәп беткәч (көненә 2-3 сәгать чиксәң, бу эшкә бер ай вакыт китә), аны рамкага куялар һәм Александра Николаевна чиркәүгә барып изгеләндереп алып кайта.

- Бар якыннарыма да икона бүләк итү теләге бар, - дип ниятләре белән бүлешә ул. – Иремә, бер улыма чиктем инде. Тагын бер улым Андрейга, кызым Натальяга, алты оныгыма чигәсе бар… Һәрберсенә минем турыда истәлек булып торыр.


Галина БАТМАНОВА.


Фәнис АКЧУРИН

фотосы.

Читайте нас: