+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
29 сентябрь 2017, 12:46

Бәхет алмасы

Алар йортлары каршында алмагач утырта. Ул артык игътибар таләп итми, чыдам була. Хуҗалары аны кадерләп үстерә һәм агач җимеш бирә башлый. Бала-Чытырман авылыннан Вәлиевлар шушы алмагач эргәсенә матур беседка ясап куя, анда рәхәтләнеп ял итәргә дә, кунаклар каршы алырга да була.

Алар йортлары каршында алмагач утырта. Ул артык игътибар таләп итми, чыдам була. Хуҗалары аны кадерләп үстерә һәм агач җимеш бирә башлый. Бала-Чытырман авылыннан Вәлиевлар шушы алмагач эргәсенә матур беседка ясап куя, анда рәхәтләнеп ял итәргә дә, кунаклар каршы алырга да була.



Сәнгать сукмагы буйлап

Күпләр Рәйфә Фиргали кызын Бала-Чытырман мәктәбенең элекке директоры, хәзерге вакытта район башкорт хатын-кызларының “Ағинәйҙәр” клубы җитәкчесе буларак белә. Җитәкченең осталыгы аркасында, бу оешма район халкы һәм башка оешмалар арасында ихтирам яулады.

Вәлиева Рәйфә Фиргали кызы 1952 елның 2 октябрендә Яңа Явыш авылында дөньяга килә. Әти-әнисе гади эшчеләр була. Әнисе бозаулар карый, әтисе Бөек Ватан сугышы елларында зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Сугыштан соң озак яшәми – 2,5 яшендә Рәйфә, өч апасы әтисез кала. Башта - туган авылында, аннары Бала-Чытырман мәктәбендә белем ала. 1974 елда башкорт, рус телләре һәм әдәбияты белгечлеге буенча Стәрлетамак пединститутын тәмамлый. Студент елларында уку йортының җәмәгать тормышында актив катнаша. Ә каникуллар вакытында Стәрлетамак халык театры белән республика буенча гастрольләрдә йөри. Шунда үзенең булачак ире – баянчы Гаяз Әнвәр улы белән таныша да инде. Гашыйклар кавыша һәм Рәйфә Фиргали кызы кулына диплом алганда, аларның кызлары Зөлфия дә туган була. Яшьләр юллама буенча иренең туган ягына эшкә китә. 1974-1977 елларда ул Гафури районының Кургашлы урта мәктәбендә директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып хезмәт сала. Үзешмәкәр хор коллективлары җитәкчесе белгечлеге буенча Стәрлетамак мәдәни агарту йортын тәмамлаган Гаяз Әнвәр улы - авыл клубы мөдире була. Бу елларны Вәлиевлар гомерләренең иң күңелле, кызыклы чоры итеп искә ала. Барлык бәйрәмнәр, бал-маскарадлар бик җанлы үтә.
Читайте нас: